Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Дамир Каюмовка күпьеллык нәтиҗәле эше өчен “Дуслык” орденын тапшырган
ТР дәүләт орлык инспекциясенең элекке җитәкчесе күпъеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан авыл хуҗалыгы үсешенә керткән өлеше өчен бүләкләнгән.
(Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт орлык инспекциясенең элеккеге җитәкчесенә, хезмәт ветераны Дамир Каюмовка “Дуслык” орденын тапшырган. Республиканың Хөкүмәт йортында узган тантанада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Элмира Зарипова катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.
Дамир Каюмов күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы үсешенә керткән өлеше өчен орден белән бүләкләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз