news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Дагыстаннан сарык итен китерү күләмен арттырырга тәкъдим итте

Казанга эш сәфәре белән Дагыстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев килде.

Рөстәм Миңнеханов Дагыстаннан сарык итен китерү күләмен арттырырга тәкъдим итте
prav.tatarstan.ru

(Казан, 15 декабрь, "Татар-информ"). Рөстәм Миңнеханов Дагыстаннан Татарстанга сарык итен китерү күләмнәрен арттырырга тәкъдим итте. Кичә Татарстанга эш сәфәре кысаларында Дагыстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев «Эйдос» медицина фәне үзәгендә, «Казан» агросәнәгать паркында һәм Казан ИТ-паркында булды. Кунакны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.

Агросәнәгать паркының Дагыстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән эшләү тәҗрибәсе бар инде. Үзәкнең генераль директоры Олег Власов хәбәр иткәнчә, бүген Дагыстаннан сарык ите һәм алкогольсез эчемлекләр кертелә. Рөстәм Миңнеханов Дагстаннан Татарстанга сарык итен китерү күләмнәрен арттырырга тәкъдим итте.

Кунаклар шулай ук Яшел Үзән сөт комбинатында булдылар.  Анда Рөстәм Миңнеханов махсус акция кысаларында төрле сөт продуктлары сатып алды, аннары бу продуктлар мохтаҗ гаиләләргә һәм ятим балалар йортларына җибәреләчәк.

Дагыстаннан килгән кунаклар Иске Татар бистәсендә дә булдылар, анда Татарстанның тарихи һәм мәдәни мирасы объектларын карадылар.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100