Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Дагыстанда эш сәфәрендә
Ике төбәк арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзалау да булачак.
(Казан, 5 февраль, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дагыстан Республикасына килде. Махачкала халыкара аэропортында аны Дагыстан Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев каршы алды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген, 5 февраль көнне, Рөстәм Миңнеханов Дагыстанда берничә предприятие эшчәнлеге белән танышырга планлаштыра. Аерым алганда, "Мараби" керамик гранит һәм плитка производствосы, Каспий табаклы пыяла заводы, Дербент коньяк комбинаты һәм башкалар.
Шулай ук эш программасында республикадагы иң эре Күп функцияле дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү үзәгендә булу, Дагыстанның туристик үзәге - борынгы Нарын-кала да бар.

Ике төбәк арасында багланышлар өчен төп юнәлешләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дагыстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев белән очрашуында билгеләү көтелә. Очрашу ахырында хезмәттәшлек турында килешүләр имзалау да булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз