Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Дагыстан мөфтие Әхмәд Абдулаев белән очрашты
Әхмәд хаҗи Абдулаев Татарстанга эш сәфәренә килде.
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Дагыстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Әхмәд Абдулаев белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әхмәт хаҗи Абдулаев 27 майда Татарстанга эш сәфәренә килде. Сәфәрнең төп максаты - татар халкының рухи мәдәният өлкәсендәге тарихи ядкәрләре белән танышу.

Дагыстан мөфтие сәфәр кысаларында Болгар музей-тыюлыгында булды һәм Болгар ислам академиясе эшчәнлеге белән танышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз