Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Дүшәнбегә эш сәфәре вакытында Таҗикстан Президенты белән очраша
Очрашуда ил башлыклары дәрәҗәсендәге актив элемтәләрне исәпкә алып, хезмәттәшлекне ныгыту хакында фикер алышачаклар.
(Казан, 14 март, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 19 мартта Дүшәнбегә ике көнлек эш сәфәре кысаларында Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән очраша. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.
«19 мартта көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнехановның Таҗикстан Республикасы Президенты Эмомали Рахмон белән очрашуы планлаштырылган. Очрашуда ил башлыклары дәрәҗәсендәге актив элемтәләрне исәпкә алып, хезмәттәшлекне ныгыту хакында фикер алышачаклар», - диде Галимова.
Казан Кремленең рәсми вәкиле искәрткәнчә, Миңнеханов һәм Рахмон шулай ук Татарстан Президенты җитәкчелегендәге «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшчәнлеге кысаларындагы уртак эш хакында да фикер алышачак.
Таҗикстан Президенты Татарстан башкаласына 2005 елда БДБ илләре башлыклары саммитына (ул Казанның 1000 еллыгы кысаларында үткәрелде) килгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз