news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Дәрвишләр бистәсендә юл төзү планы булмавын әйтте

Президент бу мәсьәлә буенча Казан мэриясе, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының белешмә әзерләвен сорады.

Рөстәм Миңнеханов Дәрвишләр бистәсендә юл төзү планы булмавын әйтте
tatarstan.ru

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Дәрвишләр бистәсендә магистраль төзү планнарын кире какты. Бу хакта ул бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 48нче утырышында әйтте.

Депутат Артем Прокофьев Дәрвишләр бистәсе аша магистраль төзелүгә шунда яшәүче халыкның каршы булу мәсьәләсен күтәрде. Рөстәм Миңнеханов моңа карата фикерен белдерде.

«Мин бу тема белән кызыксындым, ул минем өчен дә яңа тема. Кемдер вазгыятьне генә какшата дип уйлыйм, бернинди андый план юк. Монда бу хакта сөйләшүнең кирәге юк, җирлек тә юк. Сезгә шәһәр белән эшләргә кирәк дип уйлыйм. Мин Илсур Рәисовичтан (Метшин – Казан мэры – Т.И. искәрмәсе) кызыксындым, андый планнар юк, диде. Бу зур инфраструктур проект, ул Хөкүмәттән башка гамәлгә ашырыла алмый», - диде.

Ул Казан мэриясенә, кирәк булса Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына да бу мәсьәлә буенча белешмә әзерләүләре турында йөкләмә биреләчәген әйтте.

«Халык мәйданда җыелгач, канәгатьсезлегемне дә белдердем: шәһәр вәкиле юл төзелеше буенча планнар булмавы турында рәсми позициясен әйтмәде», - диде Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot