news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов дүрт яңа газ заправкасы ачты

Ел нәтиҗәләре буенча газ ягулыгы сыйфатында метан сату күләме 54,2 миллион кубометрга якын тәшкил итәчәк.

Рөстәм Миңнеханов дүрт яңа газ заправкасы ачты
ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Covid-19 пандемиясе таралуга да карамастан, Татарстанда мотор ягулыгы сыйфатында табигый газны куллану арта. Республикада метан газына көйләнгән автомобильләрнең гомуми саны 8,8 мең берәмлеккә арткан. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов дүрт яңа газ заправкасы ачу тантанасында шулай дип белдерде.

«Яңа ел алдыннан без тагын дүрт газ станциясе ачабыз, хәзер республикада газ заправкаларының саны 28гә җитте. Пандемиягә дә карамастан, газ-мотор ягулыгы сыйфатында газ куллану арта. Әлеге проектларны гамәлгә ашырган өчен „Газпром“ компаниясенә рәхмәт әйтәсем килә», - диде Миңнеханов. Бүген Татарстанда берьюлы дүрт газ заправкасы ачылды, алар Актаныш, Зәй, Минзәлә һәм Нурлат районнары машина йөртүчеләренә хезмәт күрсәтәчәк.

Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Газпром» ГАҖ Департаменты башлыгы урынбасары Андрей Савин, «Газпром газомоторное топливо» ҖЧҖ генераль директоры Тимур Соин һәм башкалар катнашты.

Татарстанда транспорт чараларын газ-мотор ягулыгына күчерү «Энергетиканы үстерү» федераль программасы һәм «2013-2023 елларга исәпләнгән Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү» республика программасы буенча алып барыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100