news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Дөнья тиз үзгәрә, бүген һәрвакыт укырга, яңалыкка омтылырга кирәк

Татарстан Президенты яшь буынны инженер белгечлекләренә өйрәтергә кирәк дип саный.

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара технология симпозиумы кысаларында «Технологияләр һәм җәмгыять. Буыннар» панель сессиясендә чыгыш ясады. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дискуссия барышында катнашучылар заманча белем һәм илебезгә бәйле белем бирү системасының үзенчәлекләре турында сөйләштеләр.

Татарстан Президенты яшь буынны инженер белгечлекләренә өйрәтергә, кирәкле күнекмәләр үзләштерергә кирәк, дигән фикерен белдерде. Шулай ук ул күп кенә яшүсмерләр үзләренең кем булачагын белми. Шуңа мәктәптә үк база белемне бирү зарур, дип билгеләп үтте.

"Дөнья тиз үзгәрә, һәм бүген һәрвакыт укырга, яңалыкка омтылырга кирәк, - дип китерә Рөстәм Миңнеханов сүзләрен матбугат хезмәте. - Балаларга яхшы база белеме бирергә кирәк. Алар җәмгыятьне үстерә алырдай булырга тиеш».

Республика Президенты белдергәнчә, хәзерге җәмгыятьтә һөнәрләр балансын саклап калу бик мөһим. Аның сүзләренә караганда, эшче һөнәрләр базарында берникадәр уңышсызлыклар бар, чөнки яшьләр югары белем алырга омтыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot