news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Дөнья Covid-19 белән көрәшкәндә халыкара өйрәнүләр аеруча актуаль

Дәүләт чикләрен танымаган инфекцияләргә бары тик уртак көч белән генә каршы торып була.

Рөстәм Миңнеханов: Дөнья Covid-19 белән көрәшкәндә халыкара өйрәнүләр аеруча актуаль
Владимир Васильев

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Санитар-эпидемиологик характердагы гадәттән тыш хәлләргә тиз арада җавап бирү буенча халыкара командалар өйрәнүләрен ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.

«Бүген, дөнья коронавирус инфекциясенә каршы көрәшне дәвам иткәндә, өйрәнүләрне уздыру аеруча актуаль. Ике елга якын безнең табиблар, галимнәр һәм белгечләр авыруны тулысынча җиңү өчен бөтен көчләрен куя. Шул ук вакытта, күп кенә экспертлар фикеренчә, бу пандемия соңгысы булмаячак. Куркыныч йогышлы авырулар таралуга юл куймас өчен, вакытында нәтиҗәле чаралар күрү бик мөһим», — дип искәртте республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов дәүләт чикләрен танымаган инфекцияләргә бары тик уртак көч белән генә каршы торырга була, шуңа күрә өйрәнүләр халыкара характерда уза, дип өстәде.

Татарстан Президенты шулай ук мондый вакыйганы кабул итү аерым дәрәҗә булуын искәртте һәм Россия Хөкүмәтенә һәм Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Поповка күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100