news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Дөнья чемпионатында Казан “Зенит"ының җиңүе – безнең уртак уңыш

Татарстан Президенты Казан “Зенит"ының дөнья клуб чемпионатында җиңүе белән волейболчыларны һәм тренерларын котлау чарасында катнашты.

Рөстәм Миңнеханов: Дөнья чемпионатында Казан “Зенит"ының җиңүе – безнең уртак уңыш
Ильнар Тухбатов

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Арсений Анисимов). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан “Зенит"ының дөнья клуб чемпионатында җиңүе белән волейболчыларны һәм тренерларын котлау чарасында катнашты. Быел Татарстан командасы клублар арасында дөнья чемпионаты медальләрен яулады.

Шулай ук “зенитчыларны” Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм “Зенит-Казан” волейбол клубы президенты Рәфкат Кантюков котлады.



“Безнең геройлар тырышлыгы белән “Зенит-Казан” дөньяда иң яхшы команда булганга бүген барыбыз өчен дә истәлекле көн. Спортчыларга, тренерга һәм ярдәмчеләренә, клуб персоналына бик зур рәхмәт. Шулай ук рәхмәт сүзләре җанатарларга да, алардан башка әлеге нәтиҗәләр булмас иде. Бу безнең уртак уңыш”, - дип билгеләп үтте Миңнеханов.



Шулай ук Президент “Зенит-Казан” волейбол клубына Рәхмәт сүзе тапшырырга йөкләде. Бүләкләрне команда капитаны Александр Бутько һәм баш тренер Владимир Алекно алды.

17нән 18 декабрьгә каршы төндә “Зенит-Казан” тарихта беренче тапкыр дөнья клуб чемпионатында “алтын” яулады. Финалда “зенитчылар” Италия “Чивитанову”сын 3:0 исәбе белән җиңде.

Турнир нәтиҗәләре буенча берьюлы өч волейболчы шәхси бүләкләр алды. Алар - Алексей Самойленко, Вильфредо Леон һәм Александр Бутько.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100