news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Рөстәм Миңнеханов дөнья чемпионатына кадәр җитешсезлекләрне юк итү кирәклеген искә төшерде
Татарстан Президенты "Россия-2018" футбол буенча дөнья чемпионатын әзерләү һәм үткәрү буенча республика ошетыру комитеты утырышын уздырды.
Скопировать ссылку
(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә "Россия-2018" футбол буенча дөнья чемпионатын әзерләү һәм үткәрү буенча республика ошетыру комитеты утырышын уздырды. Эштә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, "Россия-2018" оештыру комитеты" оешмасы операцион директоры Дмитрий Годунов, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты җитәкчесе Шамил Гаффаров, республика министрлыклары һәм идарә тармагы җитәкчеләре катнашты, дип җиткерә Президентның матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов быел җәй Казан Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочи кебек шәһәрләрнең Конфедерацияләр кубогын кабул итүен искә төшерде. "Бу дөнья дәрәҗәсендәге футболны күрү мөмкинлеге булды. Гомумән, Кубок нәтиҗәләре буенча ФИФА һәм катнашучы илләр ягыннан уңай бәяләмә алдык, җанатарлар һәм шәһәребезгә килгән кунаклар да уңай кабул итте", – диде ул.
Татарстан Президенты сүзләренчә, матчларны уздыру көннәрендә гаять зур һәм килешенгән эш башкарылды. Бөтен җаваплы хезмәтләр бурычларның үз өлешләрен югары дәрәҗәдә башкарды, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Әмма 2018 елда Татарстанда тагын да катлаулы турнир көтелә. "Без тынычланмаска, киресенчә, җитешсез якларны билгеләп, аларны юк итәргә тиешбез", – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларга.

Шуннан "Россия-2018" оештыру комитеты" оешмасы операцион директоры Дмитрий Годунов, Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм Казан мэры Илсур Метшин чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot