Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Дөнья чемпионаты-2018 җанатары паспорты алды
Татарстан Президенты Кремль яр буенда урнашкан FAN ID бирү үзәгендә тиешле процедураларны башкаргач, оператор аңа ID-картасын тапшырды.
(Казан, 8 май, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты җанатары паспортын бирү үзәгендә булды һәм үзенең таныклыгын алды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Президенты Кремль яр буенда урнашкан FAN ID бирү үзәгендә булды.
Рөстәм Миңнеханов теркәлү урынына килде һәм, кирәкле процедураларны башкаргач, оператор аңа ID-картасын тапшырды.
- 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты Россиядә 14 июненнән 15 июльгә кадәр барачак. Уеннар 11 шәһәрдә узачак. Казан Франция, Испания, Германия, Колумбия һәм башка җыелма командалар катнашында алты турнир матчларын кабул итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз