Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Дөнья базарында алга чыгу өчен җитештерүчеләрнең берләшүе кирәк
«Партнерларга нәрсә кирәклеген аңларга кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.
(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Дөнья базарында продукция белән алга чыгу өчен, төрле ил җитештерүчеләренең берләшүе кирәк, дип саный Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Ул бу хакта KazanSummit 2021 форумында әйтте.
«Партнерларга нәрсә кирәклеген аңларга кирәк. Безнең продукцияне генә тәкъдим итәргә түгел, безнең партнер илләрдән дә продукция килүен тәэмин итәргә, ныграк берләшергә, предприятиеләр булдырырга кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент мисалга Төркияне китерде. Төркия эшмәкәрләре Татарстанда заманча ун предприятие төзегәнен искәртте. Бу производстволар заманында импортны алмаштыруга һәм Россиянең эчке базарын ихтыяҗ буган продукция белән тәэмин итүгә йөз тоткан.
«Без дә партнерларыбызның мәйданнарын алга чыгу өчен күздә тотабыз, башка илләргә товарлар чыгару өчен уртак предприятиеләр булдыру мөмкинлеген карыйбыз», — дип белдерде Президент.
«Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit» XII Халыкара икътисади саммиты 28-30 июльдә уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз