news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте җитәкчесе белән очрашты

Яклар күчемсез милекне дәүләт теркәве уздыру мәсьәләләре турында, кадастр һәм картография өлкәсендә хезмәттәшлек һәм башка темаларга сөйләштеләр

 (Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте җитәкчесе Игорь Васильев белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, һәм анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте җитәкчесе Азат Җәббаров һәм башкалар катнашты.

Яклар күчемсез милекне дәүләт теркәве уздыру мәсьәләләре турында, кадастр һәм картография өлкәсендә хезмәттәшлек һәм башка темаларга сөйләштеләр.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100