Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советының 29 нчы утырышында катнаша
Депутатлар бүген 40тан артык мәсьәлә караячак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бу минутларда Татарстан Республикасы бишенче чакырылыш Дәүләт Советының 29 нчы утырышы башланып китте. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, республиканың идарә тармагы һәм министрлык вәкилләре, рәсми затлар, 83 депутат катнаша.
Көн тәртибенә 40тан артык мәсьәлә чыгарылган. Алар арасында “2016 елгы Татарстан Республикасы бюджет үтәлеше турында”гы 350-5 нче номерлы; “2016 елгы Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында”гы 351-5 нче номерлы; “Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкалары билгеләү турында”гы Татарстан канунының 2 нче матдәсенә үзгәреш кертү хакында” 359-5 нче номерлы Татарстан Республикасы канун проектлары да бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз