news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына Юлламасын татарча чыгыш белән башлады

Татарстан Президенты Юлламаны ике дәүләт телендә җиткерә.

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына Юлламасын татарча чыгыш белән башлады
Рамиль Гали/архив

(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Алсу Исмәгыйлева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Дәүләт Советының яңа чакырылышына беренче тапкыр еллык Юлламасы белән мөрәҗәгатьне ике дәүләт телендә җиткерә. Чыгышының беренче өлешен ул татар телендә башлады.

“Республика тотрыклылыгының нигезе булып милләтара, конфессияара тынычлык, гражданнарның татулыгы, халкыбызның бай тарихи һәм мәдәни һәм рухи мирасы тора”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул соңгы арада республикада гражданлык аңы үсеше күзәтелүен әйтте. “Гражданлык аңының югары дәрәҗәдә булуын Дәүләт Советының яңа чакырылышына депутатлар сайлавы раслады”, - диде ул.

Гражданлык активлыгы артуының тагын бер мисалы итеп ул сайлаулар алдыннан гражданнардан күп тәкъдимнәр килүен атады. “Республика программаларын тормышка ашырганда аларны исәпкә алу мөһим”, - диде Президент.

Бу минутларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасын җиткерүең дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100