news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советы сессиясендә һәм «Бердәм Россия» бюросында катнаша

Казанда бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 46нчы утырышы узачак.

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советы сессиясендә һәм «Бердәм Россия» бюросында катнаша
архив

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә, шулай ук «Бердәм Россия» партиясе Югары советы бюросы утырышында катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Президентның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Татарстан Президенты иртән Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә катнашырга ниятли. Көн тәртибенә 26 мәсьәлә һәм 4 мөһим Хөкүмәт доклады кертелгән», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Утырыш барышында беренче укылышта 11 республика закон проектын карау күздә тотыла. Икенче укылышка бер закон проекты («ТР Сайлау кодексына һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында») әзерләнгән.

Рөстәм Миңнеханов көн дәвамында «Иннополис» махсус икътисади зонасы Күзәтүчеләр советы утырышын үткәрергә ниятли. Анда махсус икътисади зона резидентлары статусына дәгъва кылучы компанияләрнең проектлары каралачак.

Татарстан Президенты көннең икенче яртысында ябык режимда узачак «Бердәм Россия» партиясе Югары советы бюросы утырышында катнаша. Партиянең Югары советы бюросы составына Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко, Россия Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин, Мәскәү мэры Сергей Собянин, кайбер федераль һәм төбәк министрлары керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100