news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт советы каршындагы Консультатив комиссиягә керде

Комиссия Президент администрациясе җитәкчеләре, вице-премьер һәм илнең иң мөһим төбәк җитәкчеләреннән оештырылган.

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт советы каршындагы Консультатив комиссиягә керде
Михаил Захаров/архив

(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Григорий Князев). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты карамагындагы Дәүләт советы каршындагы Консультатив комиссия составына керде. РФ Президенты Владимир Путин имзалаган комиссия составы турындагы указ бүген хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Татарстан лидерыннан тыш, комиссия составына Президент администрациясе башлыгы урынбасары Сергей Кириенко, вице-премьер Виталий Мутко, Президент ярдәмчесе Игорь Левитин, берничә төбәк башлыгы, шул исәптән Мәскәү һәм Санкт-Петербург мэрлары Сергей Собянин һәм Георгий Полтавченко, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров һәм Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев керә.

  • Россия Президенты каршындагы киңәш органы булган Дәүләт советы 2000 елдан эшли. Ул федераль министрлар, парламент фракцияләре башлыклары һәм илнең иң мөһим төбәк җитәкчеләрен берләштерә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot