news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советы депутаты вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашты

Татарстан Президенты Габделхәй Кәримов хатынына телеграмма юллады.

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советы депутаты вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашты
архив

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы депутаты Габделхәй Кәримовның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде. Телеграмма депутатның хатыны Илһамия Кәримова адресына җибәрелгән.

«Авыл хуҗалыгы тармагының тырыш хезмәткәре, талантлы җитәкче һәм җитештерүне оештыручының гомере өзелде», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ул Кәримовның Арча районында утыз елдан артык актив эшләвен, аны төзекләндерүдә катнашуын һәм агросәнәгать комплексын модернизацияләүгә һәм үстерүгә зур өлеш кертүен искә төшерде.

«Сезнең һәм гаиләгезнең кайгысын уртаклашам, бу кайгылы көннәрдә сабырлык һәм ныклык телим», — дип язды ТР Президенты. Аның сүзләренә караганда, депутат белән эшләгән һәркем аны якты, игелекле һәм хезмәт сөючән кеше итеп истә калдырачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100