news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: "Дәүләт сатып алулары системасын камилләштерү импортны алмаштыруга юнәлдерелергә тиеш"

Казанда дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен сатып алулар өлкәсендә Бөтенроссия форумы уза

(Казан, 21 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда дәүләт һәм муниципаль сатып алулар өлкәсенә аерым игътибар бирелә. 2014 елда 280 меңнән артык контракт һәм килешү төзелгән, сатып алулар күләме 86,1 млрд сум тәшкил иткән, бу ИФОда иң югары күрсәткечләрнең берсе. Бүген бу хакта Казанда дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен сатып алулар өлкәсендә Бөтенроссия форумы ачылышында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Форум РФ Икътисади үсеш министрлыгы, ТР Президенты Аппараты һәм ТР Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә. Чарада РФ икътисади үсеш министры урынбасары Евгений Елин, РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппаратының икътисади һәм социаль сәясәт мәсьәләләре департаменты башлыгы Сергей Козлов, Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең дәүләт заказын урнаштыруны контрольләү идарәсе җитәкчесе Татьяна Демидова, РФ Икътисади үсеш министрлыгының контракт системасын үстерү департаменты директоры Максим Чемерисов һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, "Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен таварлар сатып алу, эш, хезмәт күрсәтү өлкәсендә контракт системасы турында"гы федераль закон инде бер елдан артык гамәлдә. "Хәзер без зур ышаныч белән аның әлеге өлкәдәге төп бурычларны хәл итәргә булышуын әйтә алабыз. Аерым алганда, бу дәүләт сатып алуларының нәтиҗәлелеген арттыру, коррупциягә каршы көрәш, бюджет акчаларыннан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру", - дип ассызыклады Татарстан лидеры.

Аның сүзләренчә, Татарстан, товар җибәрүчеләрнең көндәшлеккә сәләтлелеген билгеләү нәтиҗәләре буенча төзелгән контрактлар бәясе буенча, ИФОда беренче урынны били. "Бу республикада контракт системасы турындагы законны куллануның югары нәтиҗәлелеген хакында сөйли", - дип ышандырды ул.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, хәзерге вакытта республикада дәүләт һәм муниципаль сатып алуларны планлаштыру, үтәү һәм контрольләүнең анык системасы булдырылган. "Заказлар урнаштыру вәкаләтле органнар системасы аша эшләнелә. Хәзерге вакытта республика дәрәҗәсендәге 9 вәкаләтле орган бар  (Сатып алулар буенча ТР Дәүләт комитеты һәм ТРның 8 министрлыгы). Алар республиканың 848 учреждениесе өчен сатып алулар башкара. Муниципаль дәрәҗәдәге 45 вәкаләтле орган 6 мең 736 учреждение өчен сатып алулар үткәрә", - дип хәбәр итте ул форумда катнашучыларга.

Узган елның әһәмиятле вакыйгасы дип ул дәүләт ихтыяҗлары өчен "Электрон кибет" төбәк мәгълүмат системасын булдыруны атады. Система сатып алулар планлаштырган вакытта дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрнең акчаларны сарыф итүгә оператив экспертиза үткәрүне күздә тота.

"Без дәүләт сатып алуларын башкарган вакытта Россия товар җитештерүчеләре өчен өстәмә преференцияләр тәкъдим итәргә, җирле җитештерүчеләргә ярдәм итү буенча норматив-хокукый карарлар кабул итү  мөмкинлеген бирергә тәкъдим итәбез", - дип йомгаклады сүзен Рөстәм Миңнеханов.    

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.                                      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100