Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: “Дәүләт нигезе – гаилә”
Президент ассызыклаганча, үрнәк гаиләләр республикага, илгә хезмәт итүе белән, балаларга өлге булып тора, аларга матур үрнәк күрсәтә
(Казан, 27 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормышы иптәше Гөлсинә ханым Миңнеханова исеменнән республиканың үрнәк гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү чарасы уздырылды.
Әйтергә кирәк, Республика көне алдыннан мондый чара беренче тапкыр оештырыла. Татарстан үсешенә саллы өлеш кертүче һәм бирегә үрнәк саналган гаилә буларак кунакка чакырылган 54 пар татарстанлы алдында Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул шәрехләп үткәнчә, бүген аралашуның яңа формасына башлангыч бирелә. “Республика көне алдыннан без иң үрнәк гаиләләрне чакырдык. Муниципалитетлардан спорт, мәгариф, төзелеш, сәламәтлек саклау һәм башка тармакларның төрле һөнәр ияләрен җыйдык. Дәүләт нигезе – гаилә. Сезнең һәркайсыгыз республикага үз өлешен кертә, һәм без шуның белән көчлебез”, - дип мөрәҗәгать итте Президент.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклап узганча, Татарстан – Россия Федерациясендә алдынгы төбәк, ил күләмендә икътисады белән ул бишенче урында. “Безнең икътисадта, мәгарифтә, спортта югары уңышларыбыз бар”, - дип белдерде ул.
Президент киләчәкне формалаштыруның нигезе гаиләдә, балаларда булуын, аларның ата-аналары адымын кабатлавын билгеләп үтте. “Бирегә җыелганнар республикага, илгә хезмәт итүе белән, балаларга өлге булып тора, аларга матур үрнәк күрсәтә”, - дип, ул чарада катнашучыларның һәммәсенә рәхмәтен җиткерде. Республика башлыгы, шулай ук, бүгенге көндә зур уңышларга ирешкән, үзеннән үсеш бәрабәренә саллы өлеш кертеп баручы гаиләләр турында аз сөйләнүе турындагы фикерен җиткерде. “Мин хөрмәткә лаек, үрнәк гаиләләр белән очрашуларның мондый алымын алга таба да дәвам иттерербез дип уйлыйм”, - дип тәмамлады Рөстәм Миңнеханов чыгышын.
Бүген һәр муниципаль районнан – берәр, Казаннан – сигез, Яр Чаллыдан ике гаилә пары чакырылган. Барлыгы 54 гаилә арасында никахларына 50 һәм аннан артык ел тулган гаиләләр, 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы ветераннары, табиблар, педагоглар, төзүчеләр, мәдәният хезмәткәрләре һәм балаларын җәмгыятьнең ихтирамга лаек әгъзалары итеп тәрбияләп, республика үсешенә әнә шул рәвешле зур өлеш керткән гаиләләр бар. Кунакка чакырылган гаиләләрнең 28е – татар парлары, 18е – рус милләтеннән, 1 чуаш, 1 удмурт, 6 катнаш никахлы парлар бар. Яшәлгән еллар саны буенча гаиләләр түбәндәгечә квалификацияләнә: яшь гаилә (бергә ике ел яшәүче) – бер гаилә, 15-19 ел бергә гомер кичергән – 4, 20-30 ел бергә яшәгән – 19, 31-40 ел бергә яшәгән – 18, 41-49 ел бергә гомер кичергән – 5, 50 дән артык ел бергә яшәгән 7 гаилә. Тантанада шулай ук бүген “Казан” Гаилә үзәгендә никахларын теркәүче өч яшь пар да катнашты.
Президент чыгышыннан соң, бәйрәм концерт программасы белән дәвам итте. Республика горурлыгы саналган абруйлы гаиләләр өчен мул табын әзерләнгән һәм ТР сәнгать осталары катнашында концерт программасы оештырылган иде. Аннан соң гаилә эстафетасы бүген никахлашучы яшь парларга тапшырылды.
Үрнәк гаиләләр хөрмәтенә чаралар болар белән генә чикләнми. Моннан тыш, Татарстанның барлык муниципаль районнарында муниципалитет башлыкларының район яки шәһәрнең иң хөрмәтле гаиләләре белән очрашулары узачак.
(Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз