news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов дәүләт хезмәте ветераннары белән очрашты
ТР Премьер–министры: “Кыенлыкларга да карамастан, республикада планлаштырылган барлык проектлар да гамәлгә ашырыла”
Скопировать ссылку
(Казан, 1 октябрь, “Татар–информ”, Наталья Рыбакова). Бүген ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов Казанда ТР Хөкүмәте йортында Өлкәннәр көне уңаеннан Татарстан дәүләт идарәсе органнары ветераннары белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов кунакларны бәйрәм белән тәбрик итте. “Сезнең белән ел саен үткәрелә торган очрашулар инде күркәм традициягә әверелде. Без төрле вакытта очраштык. Кызганычка күрә, хәзер Россия Федерациясе һәм Татарстанда вәзгыять шактый киеренке, әмма ул контрольдә тотыла”, – диде ТР Хөкүмәте башлыгы, ветераннарга мөрәҗәгать итеп.
Рөстәм Миңнехановның сүзләренә караганда, кыенлыкларга да карамастан, республикада планлаштырылган барлык проектлар да гамәлгә ашырыла. Нефть эшкәртү комплексы, аммиак һәм метанол җитештерү заводы төзелә. Универсиада объектларында җитди эш алып барыла. “Без 7 миллиард сум акча алдык инде, 30 объектның 29 ында эшләр бара. Без барлыгы 11 миллиард сум акча үзләштерергә телибез. Республика төзелеш комплексы потенциалын мөмкин кадәр тулы файдалану өчен тагын 4 миллиард сумга заявка бирдек”, – дип ассызыклады Премьер.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстанда гамәлгә ашырылучы эре проектлар арасында торакны капиталь ремонтлау һәм социаль ипотека программалары да бар.
“Әлеге эре төзелеш объектлары – кризиска каршы безнең программалар. Алар безгә өстәмә эш урыннары булдырырга, булган потенциалны эшкә җигәргә мөмкинлек бирә”, – дип ассызыклады Р.Миңнеханов. Татарстан барлык федераль программаларда да актив катнаша.
Премьер билгеләп үткәнчә, федераль Хөкүмәт хезмәт базарында социаль киеренкелекне киметү программасын гамәлгә ашыру өчен республикага җитди ярдәм күрсәтә. “Бу ел безнең өчен авыр булды. Бүгенге көндә безнең бюджетка акча узган елга караганда 26 миллиард сумга кимрәк керде. Киләсе ел алай ук катлаулы булмаса да, киеренке булыр дип уйлыйм. Без вәзгыятьне контрольдә тотабыз һәм куелган барлык бурычларны да үтәргә тиешбез”, – диде ТР Премьер–министры.
Рөстәм Миңнеханов ветераннарга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2