news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирде

Бүген Татарстанда 2,8 мең сайлау участогы ачылды.

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирде
ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хатыны Гөлсинә Миңнеханова белән Казанның 42нче сайлау участогында тавыш бирде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Бүген Татарстанда 2,8 мең сайлау участогы ачылды. Тавыш бирү коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) таләпләре нигезендә үткәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot