Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Coca-Cola HBC җитәкчесе белән спортта хезмәттәшлек турында сөйләште
Александар Ружевич Татарстан Президентына 2018 елгы Дөнья чемпионатының рәсми уен тубын бүләк итте.
(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Coca-Cola HBC генераль директоры Александар Ружевич белән спортны үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында фикер алышты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Гайдар форумында кысаларында очрашуда алар Татарстан белән Coca-Cola системасының киләчәктә спортны үстерү өлкәсендә хезмәттәшлеге турында сөйләште, диелгән әлеге хәбәрдә.
Катнашучылар республикада 2013 елгы Универсиада, 2015 елда Спортның су төрләре чемпионаты һәм 2018 елда Футбол буенча Дөнья чемпионаты кебек зур чаралар үткәргәндә үзара мөнәсәбәтләрнең уңай тәҗрибәсен искә алды. Быел Казанда “Ворлдскиллс” Эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты кысаларында хезмәттәшлек итәргә планлаштырыла.
Очрашу азагында Александар Ружевич Татарстан Президентына 2018 елгы Дөнья чемпионатының рәсми уен тубын бүләк итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз