Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов "Cisco" компаниясе җитәкчелеге белән очрашты
"Cisco" компаниясенең глобаль җитәкчесе Мэтью Смит Казанда “акыллы шәһәр” системасын кертү турындагы планнар белән уртаклашты
(Казан, 6 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Cisco" компаниясе делегациясе белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда "Cisco" компаниясенең индустриаль алымнар бизнесын үстерү һәм стратегиясе буенча глобаль җитәкчесе Мэтью Смит, ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Инвестицияләр үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Татарстан Президенты делегация әгъзаларын сәламләде һәм "Cisco" компаниясенә Татарстан белән күпьеллык файдалы хезмәттәшлек итүе өчен рәхмәт белдерде. «Россиядә үз проектларыгыз өчен Татарстанны сынау төбәге буларак каравыгыз - сөенечле күренеш», - диде Р.Миңнеханов. Аның сүзләренчә, "Cisco" республиканы мәгълүматлаштыру эшендә актив катнаша, иртәгә КФУда Инновацияләр үзәген ачу бу юнәлештә чираттагы әһәмиятле адым булачак.
«Республика потенциалы бик зур, без инновацияләр юнәлешендә бик күпне башкарабыз һәм сезнең бөтен тәкъдимнәрегезне дә карарга риза», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов "Cisco" җитәкчелегенә. – Сез – безнең стратегик партнерыбыз, алга таба да уңышлы хезмәттәшлек итәрбез дип ышанам».
"Cisco" компаниясенең индустриаль алымнар бизнесын үстерү һәм стратегиясе буенча глобаль җитәкчесе Мэтью Смит, үз чиратында, Казанда “акыллы шәһәр” системасын кертү турындагы планнар белән уртаклашты – иҗтимагый транспорт, ТКХ һәм башкалар өлкәсендә мәгълүмати технологияләрдән файдалану.
М.Смит сүзләренчә, проектларның кыйммәт булуына карамастан, аларга чыгым капланачак һәм бер үк вакытта инновацион мохит булдырыла. Шулай ук делегация вәкилләре Иннополис ИТ-шәһәренең Cisco компаниясе өчен кызыклы булуын хәбәр иттеләр һәм бу юнәлештә Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә әзер булуларын расладылар.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз