news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Чыршы бәйрәмендә балаларга: Тормышта күп әйбер үзебездән тора

Бәйрәм тамашасының асылына хезмәткә мәхәббәт уяту темасы салынган иде.

Рөстәм Миңнеханов Чыршы бәйрәмендә балаларга: Тормышта күп әйбер үзебездән тора
Рамиль Гали

(Казан, 25 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген "Татнефть-арена" сараенда Республика Чыршы бәйрәме узды. Яңа ел тамашасына чакырылган 8 меңнән артык укучыны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкбрикләде. "Балалар бу көннәрдә теләкләр тели, бүләкләр ала, әмма бу тормышта күп әйбер үзебездән торганын онытмаска кирәк", - диде.

"Узып баручы 2018 елда тырышып укыгансыз, игелекле гамәлләр эшләгәнсез, үзегезне яхшы яктан күрсәткәнсез дип ышанам. Татарстан җиңү һәм уңышларга халкының казанышлары, эш сөючәнлеге аркасында ирешә. Сез Татарстанның иң зур байлыгы. Киләчәккә өметләр сезнең белән бәйле. Шуңа республиканы заманча һәм матур, социаль һәм икътисади яктан тотрыклы, яшьләр өчен кызыклы итәсе килә", - диде Рөстәм Миңнеханов.

"Татарстан башкаласы зур халыкара чаралар үткәрү урыны булып тора. Күбегез футбол буенча дөнья чемпионаты шаһитлары булды. Киләсе елга эшче һөнәрләр буенча Ворлдскиллс чемпионатын кабул итәбез. Аны уздыруга 3,5 мең волонтер җәлеп ителәчәк", - диде. "Ышанам: арагызда республика өчен үз ихтыяры белән эшләүче җәмәгать активистлары бар. Волонтерларга бик зур рәхмәт белдерәсем килә", - диде Президент. Яңа елда уңышлар һәм хыялларының чынга ашуын теләде.

Яңа ел тамашасы эчтәлегендә, киләсе ел эшче һөнәрләр елы булуын күздә тотып, хезмәткә мәхәббәт темасы чагылыш тапты. Сценарий Габдулла Тукайның "Шүрәле" әкияте белән ачылды. Шүрәленең бармагын кыскан Батыр шәһәр халкы белән Яңа елга әзерләнә. Тик Генерал Эшлексез 2019 ел эшче һөнәрләргә багышланганга күрә, Яңа ел килүен теләми. Гаскәре белән халыктан Яңа елны урлый.

Чыршысы урланган, бәйрәм рухы югалган шәһәргә бәйрәм мохитен кире кайтару өчен, Батыр Шүрәлене ярдәмгә чакыра. Генерал Эшсезлекне җиңү өчен алар башка әкият геройларына да мөрәҗәгать итә. Төнге урманда бүреләр көтүенә юлыгалар. Бу 2018 елгы чемпионаттан соң бөтен хайваннарны футбол уйнарга өйрәтеп йөрүче чемпионат талисманы – Бүре-Забивака була.

Соңрак Су Анасы, WorldSkills чемпионатына әзерләнүче гномнар, Аҗдаһа да ярдәмгә килә. Зур тырышлык белән Чыршыны кире кайтаралар. "Хезмәт, эшче һөнәрләр, кәсепчелек елы килсен", дип телиләр. Кыш Бабай, Кар кызы да килгәч, чын бәйрәм мохите урнаша. Генерал Эшлексез дә гафу үтенә. Оста булырга хыялланам, дип теләк тели. Нәни тамашачыларга өләшенгән Яңа ел күчтәнәчләре капчыгы да WorldSkills символикасы белән иде. Бәйрәм җырчы Юлианна Карауллова чыгышы белән дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100