Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Чыршы бәйрәмендә балаларга: Барыгызны да ихтыяр көче берләштерә
Республика Яңа ел чыршысы өч вакытка бүленеп үткәрелә: 12.00, 15.00, 18.00 сәгатьләрдә.
(Казан, 25 декабрь, «Татар-инфом», Гөлнар Гарифуллина). Бүген «Татнефть-Арена» сараенда Республика Яңа ел чыршысы уза. Балаларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. «Сез төрле, ләкин барыгызны да ихтыяр көче, үҗәтлек, тырышлык берләштерә», — диде ул.
«Бу залда бүген республиканың барлык шәһәр-районнарыннан балалар җыелган. Сезне Яңа ел белән котлыйсым килә. Исәнлек-саулык сезгә!» — дип мөрәҗәгать итте Президент. Ул узып баручы елның вакыйгаларга бай булганын, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы билгеләп үтелгәнен искәртте.
«Без сезнең олимпиадаларда, спорт ярышларында, иҗади бәйгеләрдә, „Яшь профессионаллар“ илкүләм чемпионатында җиңүләрегез белән горурланабыз! Сез төрле, ләкин барыгызны да ихтыяр көче, үҗәтлек, тырышлык берләштерә. Кайберләрегез, сәламәтлек проблемаларына карамастан, үз хыялларына таба кыю барып, аларны гамәлгә ашыру өчен мөмкин булганның барысын да эшли», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент балаларга Казанда 2022 елда Бөтендөнья Махсус кышкы олимпиада узачагын әйтте. «Ышанам: олимпиаданы үткәрүдә волонтерлар актив катнашачак. Бүген 63 мең волонтер исәпләнә», — дигәч, зал алкышларга күмде. «Сезнең „Без бергә!“ бөтенроссия акциясендә катнашуыгыз көчләрне берләштереп кенә җитди нәтиҗәләргә ирешә алуны дәлилләде», — дип белдерде.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, бүгенге яшь буынга битараф булмау, үз иле халкына файдалы булырга тырышу хас. «Киләчәккә өметләр сезнең белән бәйле, шуңа республиканы заманча һәм матур, балалар һәм яшьләргә кызыклы итәсебез килә», — диде.
«Спортта һәм иҗатта ирешкән һәр җиңү, кискен хәлләрдә күрсәткән һәр кыюлыгыгыз — республикабызның казанышы. Иң матур теләкләр, тырышыгыз, белем алырга омтылыгыз! Игелекле булыгыз! Беркайчан туктамагыз, алга гына барыгыз, үз көчегезгә һәм республикага ышаныгыз. Яңа ел белән!» — дигән теләкләрен җиткерде Президент.
Быелгы Республика Яңа ел чыршысы коронавирус вазгыяте белән аваздаш булды. 65 яшьтән өлкәнрәк булганга, Кыш Бабайга эпидемиологик чикләүләр чорында чикләүләр бар. Балалар да Кыш Бабайны зарыгып көтүләре турында дистанцион рәвештә аралаша.
Тамашада әти-әнисе табиб булып эшләгәнлектән, өйдә үзе генә утырырга мәҗбүр булган бер кыз да сурәтләнде. Аның әти-әнисе коронавирус белән авыручыларны дәвалый. Тамаша барышында табибларга рәхмәт сүзе дә әйтелде.
Быел Яңа ел чырышысының төп темасы — игелек. Игелекле, мәрхәмәтле кешеләр тарихы. «Ты супер!» проектында катнашкан Данила Новиков Айгөл исемле дус кызын сәхнәдән куркудан коткарды. Ахырда Кыш Бабай белән Кар Кызы чыгып: «Бернигә дә карамастан бу ел игелекле гамәлләргә бай иде», — дип йомгакладылар.
Бәйрәмгә бөтен республикадан 8 меңнән артык бала чакырылган. Алар предмет олимпиадалары, спорт ярышлары, иҗади бәйгеләрдә җиңүчеләр һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар. Совет районы 108 нче мәктәпнең 2 нче сыйныфында белем алучы Адил Фаттиев гел «5» кә генә укый. «Әйләнә-тирә мохит, математика фәннәреннән олимпиадаларда катнашып, призер булган идем. шуңа чакырганнардыр инде мине», — дип әйтте «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Балаларның күңелен ачарга «Dabro» төркеме килгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз