news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Чуваш Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде

Татарстан Президенты бу бүләккә халыклар арасындагы дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур шәхси өлеш керткәне өчен лаек булды.

Рөстәм Миңнеханов «Чуваш Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде
архив tatarstan.ru

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Рөстәм Миңнеханов «Чуваш Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде. Татарстан Президентына әлеге бүләкне Чувашия башлыгы Михаил Игнатьев тапшырды. Шул хактагы указ Чуваш Республикасы хакимият органнары порталында дөнья күргән.

Татарстан Президенты бу бүләккә «халыклар арасындагы дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур шәхси өлеш керткәне өчен» лаек булды, диелә указ текстында.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot