Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов чит өлкә эшмәкәрләренә: Сез - төбәкләрдә җитәкчеләрегез өчен терәк
Ул эшмәкәрләрнең балаларны дөрес тәрбияләү, гореф-гадәтләрне, телне, динне ярату үрнәге булуын ассызыклады.
(Казан, 18 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия эшмәкәрләренең мөстәкыйль, җаваплы булуын билгеләп узды. «Сез — үз төбәкләрегездә җитәкчелерегезгә терәк», — дип белдерде Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында.
«Сез кемнәндер ярдәм көтмисез, үзегез үрнәк күрсәтеп, ярдәм итеп, күп кенә җирләрдә андагы хуҗалар өчен ышанычлы терәк. Кайда хуҗа бу мәсьәләләрне аңлый, татарлар ул җитәкчеләргә терәк булып калалар. Мәчетләр, мәктәпләр, биналар — барысы да сезнең хезмәт, сезнең кебек эшмәкәрләр белән күтәрелә», — диде Президент.
«Әлбәттә, без Татарстанда милләтебез, динебезгә программалар эшлибез, авылларга ярдәм күрсәтәбез. Бөтен өлкәләрдә дә коллегалар бу мәсьәләләргә алай ук карамый», — дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Ул эшмәкәрләрнең балаларны дөрес тәрбияләү, гореф-гадәтләрне, телне, динне ярату үрнәге булуларын ассызыклады.
«Заман бераз буталчык, җиңел вакытлар түгел. Әлбәттә, без үз илебез, Президентыбыз белән булырга тиеш, шик юк. Сезнең белән күрешкәч, бөтен авырлыклар югалып калды. Һәммәгез дә үрнәк, үз тормышыгызны үзегез алып барасыз. Милләтебез өчен үрнәк сез. Һәр чыгыш үзе бер китап язарлык. Шундый милләттәшләребез булганда, динебез, милләтебез өчен борчылмыйбыз», — дип белдерде Миңнеханов.
Президент җыенга килүчеләргә рәхмәтен җиткерде. «Безнең очрашырга мөмкинлек булу бик яхшы. Тыңлап утырдым сезне, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк — үземә язып, теркәп бардым. Дөньялар тынычланыр, вакытлар бик җиңел түгел, аңа карап бернинди куркыныч юк. Җылылык, ризыгыбыз, эшебез бар. Ходай кодрәтеннәг ташламасын, үзебезнең хезмәтебез, тырышылыбыгыз белән Россия хөкүмәтенә үрнәк булырга тиеш», — диде.
- Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын «Татар-информ» онлайн күрсәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз