news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Чит ил компанияләре санкцияләргә карамастан Татарстанда эшли

Татарстан Президенты Давоста Бөтендөнья икътисади форумында “Россиянең көндәшлеккә сәләтен саклау” сессиясендә чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов: Чит ил компанияләре санкцияләргә карамастан Татарстанда эшли
tatarstan.ru

(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Давоста Бөтендөнья икътисади форумында “Россиянең көндәшлеккә сәләтен саклау” сессиясендә чыгыш ясады. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзерге икътисади санкцияләр ике якка да тискәре йогынты ясый, диде Татарстан Президенты. Шуңа да карамастан, чит ил компанияләре Россия территориясендә эшләүләрен дәвам итә һәм илдә коммерцияле проектларын гамәлгә ашырырга әзер.

Шулай итеп, Daimler компаниясе “КАМАЗ” белән хезмәттәшлек итә. Алар 2019 елда уртак заводларын ачарга планлаштыралар, бер елда 55 кабина каркасы җитештерәчәкләр.

Моннан тыш, узган ел “Түбән Кама нефтехим” һәм Deutsche Bank Петербург халыкара икътисади форумында 807 миллион евро кредит буенча килешү имзаладылар. “Бу акча эре этилен комплексы төзелеше проектын финанслауга юнәлдереләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100