Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Чистайда Ял паркын төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты
Эшләр төгәлләнгәннән соң паркта балалар һәм спорт мәйданчыклары, ял зонасы, сәхнә һәм павильон, шулай ук таганнар һәм «экстрим-зоналар» барлыкка киләчәк.
(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистайга эш сәфәре барышында Энгельс урамындагы Ял паркында булды. Ул паркны реконструкцияләү проекты һәм төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
Парк шәһәр стадионы территориясендә урнашкан. Моңа кадәр аның зур мәйданнары файдаланылмаган диярлек, булган җиһазлар да искергән.
«Рөстәм Миңнеханов иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүгә зур игътибар бирә. Ул проектны реконструкцияләү проектын уңай бәяләде. Аның сүзләренчә, буш торган киңлекләр кешеләргә бернинди файда һәм шатлык та китерми. Алар аралашу, ял итү, төрле уеннар уйнау һәм спорт белән шөгыльләнү урыны булырга тиеш», — дип искәртте Галимова.
Реконструкция эшләре төгәлләнгәннән соң парк территориясендә балалар һәм спорт мәйданчыклары, ял зонасы, яшел аланнар, төрле чаралар үткәрү өчен сәхнә һәм павильон, шулай ук таганнар урнаштырылган аулак зоналар барлыкка киләчәк.
Моннан тыш, паркта бетон скейт-мәйданчык һәм канат юлы булган берничә «экстрим-зона» ачарга ниятлиләр. Көньяк-көнбатыш өлешендә исә хәрәкәтле уеннар өчен ком түшәлгән «пляж» ясалачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз