news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Чистайда Скарятин бакчасында булды, “Хәзинә” татар мәгърифәте һәм мәдәнияте скверын ачуда катнашты

Чистайда Президент зәңгәр чыршы утыртты

 (Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай муниципаль районына эш сәфәре кысаларында шәһәр халкының яраткан ял итү урыны - Скарятин бакчасында булды.

Скарятин бакчасы Чистайның үзәгендә урнашкан: аңа 1867 елда, Казан губернаторы Скарятин боерыгы буенча, элеккеге Икмәк мәйданы урынында нигез салынган. Ул чакта бакча төзү өчен акчаны бай сәүдәгәрләр биргән.

...2013 елда бакчада зур күләмле реконструкция уздырылган, аны ТР Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыков башлангычы белән “Ямашнефть” нефть-газ табу идарәсе коллективы, шәһәр җитәкчеләре һәм предприятиеләре ярдәмендә, башкарган.

Хәзер Скарятин бакчасында балалар мәйданчыклары, сәхнә урнаштырылган, фонтан эшли.

Бүген аның янында тантаналы шартларда “Хәзинә” татар мәгърифәте һәм мәдәнияте скверы ачылды. Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов тантанада чыгыш ясап, нефтьчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде, әлеге паркны оештыруда аларның өлеше бәяләп бетергесез, диде. “Хәзинә” скверы – Скарятин бакчасының дәвамы, дип билгеләп үтте Илдус Әхмәтҗанов.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чистайда “Хәзинә” кебек сквер булдыру бөтен республика өчен үрнәк булып тора, дип белдерде. Ул искәртеп узганча, 2015 ел Татарстан өчен Парклар һәм скверлар елы булачак. Шуңа бәйле рәвештә, ул Чистайның яңа парклар төзүдәге тәҗрибәсен республиканың башка шәһәрләрендә дә файдаланырга тәкъдим итте. Ул объектны тиз арада тапшырган төзүчеләргә, нефтьчеләргә, шулай ук башка иганәчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде. Скверның шәһәр халкының яраткан ял итү урынына әйләнәчәгенә ышаныч белдерде.

Тантанада ТР Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыков та чыгыш ясады.

Мәртәбле кунаклар скверда зәңгәр чыршылар утыртты. Аннары үзәк аллея ачылды: анда татар шагыйрьләре, язучылары һәм мәгърифәтчеләре Фатих Әмирхан, Кояш Тимбикова, Гаяз Исхакый һәм композитор Софья Гобәйдуллина сыннары урнаштырылган.

Чистайга эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов район активы белән очрашу үткәрде. Социаль-икътисади күрсәткечләр турында доклад белән район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов чыгыш ясады.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. 

(Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100