Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Чистайда авыл җирлекләре башлыклары, оешма җитәкчеләре белән очрашты
Татарстан Президенты районда төгәлләнгән урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре турында сүз алып барды
(Чистай, 25 август, «Татар-информ», Арсений Маврин, Миләүшә Низаметдинова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чистай шәһәренә килде. Хәзерге вакытта республика лидеры Чистай районының авыл җирлекләре башлыклары, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре белән очраша. Әлеге чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин катнаша. Биредә район икътисады һәм үсешенең перспектив юнәлешләре турында бара.
Сөйләшү барышында шулай ук авыл хуҗалыгы темасына да кагылдылар. Районда урак төгәлләнгән. Чистай аграрийлары 122 мең тонна ашлык җыеп алган, уртача уңдырышлылык – гектарыннан 24,7 ц. Хәзерге вакытта район кырларында чәчү эшләре бара. Көзге игеннәрне 20 мең гектарда чәчәргә ниятләгәннәр – бу исә райондагы бөртеклеләрнең 40 процентын тәшкил итә, дип хәбәр иттеләр Президентка.
Бераз соңрак “Чистай” индустриаль паркы мәйданчыгында Рөстәм Миңнеханов алдында “Татремстрой” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм ТР газлаштыру, энергияне сакчыл файдалану технологияләре һәм инженерлык челтәрләрен үстерү фонды арасында килешү имзаланачак. Моннан тыш, республика лидеры индустриаль парк резидентларының яңа проектларын гамәлгә ашыру барышы белән танышачак.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук авария хәлендәге торактан яңа йортка күченүче 24 гаиләне котларга җыена. Районда төзелеш программаларын тормышка ашыру буенча ТР төзелеш, арзхитектура һәм ТКХ миинистры Ирек Фәйзуллин аңлатма бирә. Аннары Рөстәм Миңнеханов ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән гимназиягә барырга планлаштырган. Соңыннан Президент Чистайның үзгәртеп корылган һәм яңа исем бирелгән шәһәр паркын – “Татнефть-Олимп”ны ачуда катнаша. Тантаналы чарада ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов та булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз