news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Чистайда “Ак Кремль” сыра кайнату заводы белән танышты

“Ак Кремль” сыра кайнату заводын эшләтеп-көйләп җибәрү эшләре төгәлләнде.

Рөстәм Миңнеханов Чистайда “Ак Кремль” сыра кайнату заводы белән танышты
president.tatarstan.ru

(Чистай, 8 август, “Татар-информ”, Екатерина Фадеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистайда “Ак Кремль” сыра кайнату заводын эшләтеп-көйләү җибәрү эшләренең төгәлләнүе белән танышты.

“Татспиртпром” компаниясе заводны “Чистай” индустриаль парк мәйданында 2017 елның июнь аенда төзи башлады. Быел июнь аенда беренче тапкыр сыра кайнатылды. Бүген сыра заводының символик ачылышы булды.

Миңнеханов заводның җитештерү куәтен карады, сыра кайнату процессын күзәтте, хезмәткәрләр белән аралашты һәм сыра музеенда булды.

Предприятиенең җитештерү куәте— елына 10 млн декалитр, аннан 20 млн декалитрга кадәр арттыру мөмкинлеге бар. "Ел ахырына кадәр арттыру мөмкинлеге булачак", - диде "Татспиртпром”ның техник мәсьәләләр буенча директор урынбасары Фәрит Шаһиәхмәтов.

“Татарстанда җитештерелгән сыра республика киштәләрендә бу айда ук булачак. Сентябрьдә ул Идел буе, Үзәк, Урал федераль округларына җибәрелә башлаячак”, - диде “Алкостор” оешмасы директоры урынбасары Алсу Хәйруллина.

Заводта классик, тере, көчле сыра — ачык һәм коңгырт төстәге түбән әчелектәге сыра җитештерелә. Моннан тыш завод ассортиментын “Старая Казань”, “CZ”, “Кама” һәм “Жигулевское” брендлары тәкъдим итәчәк.

“Татспиртпром” шулай ук лицензияле König Ludwig International GmbH & CO. KG (KLI) сырасын кайнатачак. Узган ел сентябрендә Татарстан һәм Бавария компанияләре “Ак Кремль” сыра кайнату заводында немец сыра брендларын җитештерү турында килешү төзеде.

Предприятиенең гомуми мәйданы 153 мең квадрат метр. Объектны “Юнионстрой плюс” компаниясе төзегән. Яңа завод төзелешенә 5,6 млрд сум акча тотылган. Шуларның 76,4 проценты — “Саклык банкы”, калганы “Татспиртпром” оешмасы финанс чыганаклары.

Җиһазларны Krones AG немец компаниясе урнаштыра. Предприятиедә 270ләп яңа эш урыны булдырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100