news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Чистай районы башлыгын Айрат Хәйруллиннан үрнәк алырга чакырды

Республика лидеры Яшелчә үзәнлеге һәм Җиләк үзәнлеге кебек проектлар гамәлгә ашырыла торган Әлмәт районын мисал итеп китерде.

Рөстәм Миңнеханов Чистай районы башлыгын Айрат Хәйруллиннан үрнәк алырга чакырды
president.tatarstan.ru

(Чистай, 13 февраль, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай районы хакимиятен авыл хуҗалыгы өлкәсендә җитештерү күләмен арттырырга чакырды. Чистай район Советының 2017 елга нәтиҗәләр ясау һәм 2018 елга бурычлар билгеләүгә багышланган утырышында ул шул хакта белдерде.

«Сөтне генә алыйк. Сез көненә 62 тонна сөт җитештерәсез, әлеге җәһәттән район республикада 22нче урынны били. Бу гына җитәрлек түгел. Әлмәт һәм Бөгелмәдә нефтьчеләр булуын аңлыйм. Сезнең биредә туфрак та, география дә, кешеләр дә – барысы да бар. Кукмараны гына алып карасак та, алар сөтне сездән дүрт мәртәбә күбрәк җитештерә. Анда бернинди инвесторлар да килмәде, район халкы шундый нәтиҗәләргә ирешә. Үзебезнекеләргә ярдәм күрсәтергә кирәк»,- диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика лидеры Яшелчә үзәнлеге һәм Җиләк үзәнлеге кебек проектлар гамәлгә ашырыла торган Әлмәт районын мисал итеп китерде. «Чистай шәһәренең бәрәңгегә булган еллык ихтыяҗы 5,7 мең тонна тәшкил итә, ә сез 0,8 мең тонна гына җыеп аласыз. Хәтта яшелчәне дә үзегезгә җитәрлек итеп үстерә алмыйсыз»,- дип искәртте Татарстан Президенты.

«2018 елның 1 гыйнварына авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 16 мең 562 баш мөгезле эре терлек исәпләнгән. Сөтнең тулаем савымы 28 мең тонна тәшкил иткән. Бер сыердан уртача 50,1 мең тонна сөт савып алынган. Бу күрсәткеч мине канәгатьләндерми. Быел үз алдыбызга бер сыердан 5 мең 200 килограмм сөт савып алу бурычын куябыз»,- дип белдерде үз чыгышында Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов. 

news_right_1
news_right_2
news_bot