news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Чистай мәдәният үзәге бинасына тәүге таш салды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер–министры Чистай районына сәфәр кылды
Скопировать ссылку
(Чистай, 18 февраль, “Татар–информ”, Сергей Семеркин). Бүген Татарстан Республикасы Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов Чистай муниципаль районына сәфәр кылды.
ТР Хөкүмәте башлыгы 2006 елның октябрендә Чистайның элеккеге 11 нче тегү фабрикасы мәйданында төзелгән “Штиль” ҖЧҖндә булды. Хәзерге вакытта биредә 9000 квадрат метрны биләгән мәйданда 500 берәмлек тегү җиһазы эшли, аларда 400 кеше хезмәт куя. 2009 елда предприятие 72,7 миллион сумлык эш башкарган.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов мәдәният үзәге бинасына тәүге таш салу тантанасында катнашты. Яңа комплекс Ленин урамында 3300 квадрат метр мәйданда төзелер дип көтелә. Проектның якынча бәясе – 150 миллион сум. Әлеге социаль–мәдәни объектның шәһәр өчен әһәмияте зур, чөнки 2007 елда төзекләндерү эшләре вакытында шәһәр Мәдәният йорты җимерелгән иде. “Бүген Чистай шәһәре өчен истәлекле вакыйга. Күпмедер вакыт узгач, яңа үзәк Чистай халкына мәдәни хезмәт күрсәтә башлаячак”, – дип белдерде Чистай районы башлыгы Вячеслав Козлов тантанада ясаган чыгышында.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа мәдәният үзәге “Татнефть” ААҖнең өстәмә керемнәре хисабына төзеләчәк. “Сезне әлеге вакыйга белән котлыйм, бу объектны бер ел эчендә сафка бастырырбыз дип өметләнәм”,– диде ТР Премьер–министры.
Тантанада шулай ук ТР Премьер–министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Чистай районы башлыгы Вячеслав Козлов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов һәм “Ямаш–нефть” ЯАҖ башлыгы Виктор Смыков катнашты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2