Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Чистай кызының Яңа ел хыялын тормышка ашырачак
Татарстан Президенты «Ел җитәкчесе» иҗтимагый конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү кысаларында «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты.
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел җитәкчесе» иҗтимагый конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов чыршыдан Чистайдан ундүрт яшьлек Айгөл Хәйруллина хыялы язылган открытка алды. Айгөл «Ак Барс» матчында булырга һәм хоккейчылар белән аралашырга хыяллана. Аның теләге Яңа елда тормышка ашачак.
Акция «Минем белән хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проекты тарафыннан оештырылды, ул 2014 елда Татарстанда ирекле тәкъдим буларак башланып китте. Узган ел проектны Россия Президенты Владимир Путин хуплады.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, иртән Рөстәм Миңнеханов вертолетта очарга теләгән унбер яшьлек Әмирхан Садыйковның хыялын үтәргә вәгъдә иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз