news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Чирмешән районында булды

Хөкүмәт рәисе белдергәнчә, Чирмешәндә башкарылучы колачлы эшләр сөендерә

(Чирмешән, 12 октябрь, Татар-информ”, Сергей Семеркин). ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Чирмешән муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Хөкүмәт рәисе сәфәрен Иске Элмәле авылында төзелүче мәдәният йорты бинасы белән танышудан башлады. 2008 елдан бирле бу объект төзелешенә 10 млн. сум финанслар бүленгән. Эшләрне тәмамлау өчен тагын 30 млн. сум таләп ителә. Чирмешәндә быел 13 күп фатирлы йортта капиталь төзекләндерү эшләре башкарылган. Бу максатларга 32 млн. сум акча тотылган. Рөстәм Миңнеханов Совет урамындагы шундый йортларны да карады. Район үзәгендәге 2 нче урта мәктәпкә дә капиталь төзекләндерү үткәрелгән. Әлеге белем учагы да Премьер-министрның игътибар үзәгеннән читтә калмады. Рөстәм Миңнеханов Чирмешәннең 79 нчы кварталында социаль ипотека буенча төзелүче торак йортларны да карады.

Үзәк район хастаханәсе Премьер-министр сәфәре планына кертелгән чираттагы объект булды. Биредә 2004 елдан бирле реконстукция һәм бинаны киңәйтү эшләре алып барыла. Шул вакыт эчендә биредә йогышлы авырулар өчен корпус һәм хуҗалык блогы сафка баскан, заманча җиһазлар (цифрлы флюорограф һәм УЗИ, 2 реанимобиль) сатып алынган. Объектны заман таләпләренә җавап бирерлек хәлгә китерү өчен 225 млн. сум акча тотылган. Эшләрне төгәлләү өчен тагын 16 млн. сум финанслар кирәк булачак. Райондагы объектлар белән танышу “Караван-сарай” яңа сәүдә үзәген карау белән тәмамланды.

“Икътисади кыенлыкларга карамастан, Чирмешәндә башкарылучы колачлы эшләр сөендерә. Капиталь ремонтның сыйфатын аерым билгеләп үтәсе килә”. Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән әңгәмәсендә алган тәэсирләрен әнә шулай бәян итте. Хөкүмәт башлыгы фикеренчә, район үзәге үзгәрешләр кичергән. Рөстәм Миңнеханов Чирмешән районында вәзгыятьнең тотрыклы булуын, агросәнәгать комплексның алга куелган бурычны үтәвен ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, район хастаханәсе комплексын торгызу эшләрен тәмамларга кирәк. Элек анда үз эшенә җавапсыз караган, күбрәк акча алырга омтылган подрядчы эшләгән. Суд бу эш буенча Чирмешән районы башкарма комитеты файдасына карар кабул иткән.

Премьер-министрны сәфәрдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин, сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, район башлыгы Минсәгыйть Шакиров озатып йөрде.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100