news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Чиләбедә шагыйрь Габдулла Тукайга һәйкәл ачуда катнашты

Татарстан Президенты Чиләбегә эш сәфәре белән килде.

(Казан, 1 октябрь,«Татар-информ»). Бүген Чиләбедә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачу тантанасында катнашты. Чарада шулай ук Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер да булды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Чиләбе өлкәсендә яшәүче татарларга милли мәдәниятне һәм традицияләрне саклап калуның бик мөһим булуын искәртте.

Алексей Текслер Габдулла Тукай биографиясендә Чиләбе белән дә бәйле бит бар — шагыйрь 1912 елда Чиләбе өлкәсендә булган, диде. «Бездә күп милләтле Көньяк Урал халкы тату яши һәм без бу дуслыкны бик югары бәялибез», — диде губернатор.

Һәйкәл авторы - Россиянең атказанган рәссамы, скульптор Александр Лохтачев.

Шулай ук бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Текслер татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot