news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Чиләбе торба прокатлау заводын карады

Татарстан Президентын Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер озатып йөрде.

Рөстәм Миңнеханов Чиләбе торба прокатлау заводын карады
https://tatarstan.ru

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер белән бергә Чиләбе торба прокатлау заводында булды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Рөстәм Миңнеханов җитештерелә торган торба продукциясе һәм аның төп юнәлешләре белән танышты. Шулай ук аңа калдыкларны эшкәртү процессын күрсәттеләр», диелә хәбәрдә. 

Аннары кунаклар автомобильләр күргәзмәсен карады. Экспозициядә Алабугада чыгарыла торган «Форд Транзит» микроавтобуслары тәкъдим ителгән. Күргәзмәдә Чиләбе өлкәсенең «Урал» махсус техникасы куелган.


«Чиләбе торба прокатлау заводы» ачык акционерлык җәмгыяте («ЧТПЗ» ГАҖ) — Россиядә торба продукциясе җитештерә һәм ягулык-энергетика комплексы компанияләре өчен комплекслы продукция тәкъдим итә торган әйдәп баручы предприятие. Компания дөньяда иң зур торба ясау компанияләре исемлегенә керә һәм ел саен 2 млн тоннага якын торба продукциясе җитештерә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100