Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Чехиянең сәнәгать һәм сәүдә министры белән хезмәттәшлек турында сөйләште
Марта Новакова Чехия территориясендә «Данафлекс» Татарстан компаниясен ачуны уңай бәяләде.
(Казан, 7 март, "Татар-информ"). Кичә Прагада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чехия сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова киләчәк хезмәттәшлек турында фикер алышты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Очрашу Россия Федерациясе-Чехия Республикасы икътисади, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиясенең 11 нче утырышы тәмамлануга ук Прагада узды. Яклар Хөкүмәтара комиссия йомгаклары, шулай ук утырыш кысаларында имзаланган килешүләр турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов Простеёв шәһәрендә «Данафлекс» Татарстан компаниясен ачу тантанасында катнашырга вакыт тапканы өчен Марта Новаковага рәхмәт белдерде. «Завод ачу – илләребезнең эшлекле даирәләре вәкилләре өчен яхшы сигнал», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Марта Новакова үз чиратында шулай ук Чехия территориясендә яңа җитештерү ачуны уңай бәяләде. «Бу мисал мине Россия инвестицияләрен Чехиягә җәлеп итүнең файдалы булуын раслады», - диде ул.
Чехия Сәнәгать һәм сәүдә министры Татарстан Республикасы делегациясен Брно шәһәрендә узачак машина төзелеше күргәзмәсенә чакырды. Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Татарстан компанияләренең бу күргәзмәдә катнашачакларын раслады.
Татарстан белән Чехия хезмәттәшлеге кысаларында туризмны үстерү гаять зур перспективага ия. Рөстәм Миңнеханов Россиядән бик күп туристларның Чехия Республикасына сәяхәт кылулары турында да әйтте. Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Марта Новакованы үзенә уңайлы вакытта Татарстанга килергә чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз