news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Чехиянең Көньяк Моравия краенда "TOS KURIM" предприятиесе белән танышты

Заводка 1942 елда нигез салынган булган

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасына эш сәфәре кысаларында "TOS KURIM" станок төзү предприятиесе белән танышты. Ул Чехиянең Көньяк Моравия краенда, Куржим шәһәрендә урнашкан.

"TOS KURIM " (ALTAпредприятиеләр төркеменә керә) станоклар һәм шулай ук автомат эшкәртү линияләре җитештерүче санала. Заводка 1942 елда нигез салынган. Ул ачылган көннән бирле 83 меңнән артык станок, 60 автомат линия, 3,5 мең бер максатлы һәм махсус станок җитештерелгән.

Хәзерге вакытта фирманың җитештерү ассортиментына зур фрезер станоклары һәм инструментны автомат алмаштыру өчен чылбырлы магазин белән җиһазландырылган корпус детальләрен эшкәртү үзәкләре керә.  Фирма чыгара торган станоклар исемнәре бөтен дөньяга мәгълүм җитештерүчеләрдән компонентлар, заманча идарә системалары һәм привод җайланмалары белән баетылган.

Станокларны техник дәрәҗәсе һәм җитештерү ассортименты киң булу ярдәмендә "TOS KURIM" Чехия Республикасындагы иң танылган җитештерүчеләр рәтенә керә, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100