news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Чехиядә «Technology Innovation Transfer Chamber» яңа фәнни-тикшеренү үзәген ачу тантанасында катнашты

TITC – Брно шәһәрендә урнашкан фәнни парк һәм бизнес-инкубатор.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Technology Innovation Transfer Chamber» яңа фәнни-тикшеренү үзәген (TITC) ачу тантанасында катнашты. 

TITC – Брно шәһәрендә урнашкан фәнни парк һәм бизнес-инкубатор. Үзәк - Көньяк Моравия крае Сәүдә-сәнәгать палатасының Брно Технология университеты белән берлектәге төп проектларының берсе.  Татарстан делегациясенә күрсәтелгән презентациядә университетлар һәм Көньяк Моравия краеның Төбәк икътисади палатасы арасында ныклы хезмәттәшлек нәтиҗәләре белән таныштырдылар. Тикшеренү, үсеш һәм инновацияләр Брно һәм, гомумән, край өчен алдынгы урында. Көньяк Моравия инновацияләр үзәге - “Брно силикон үзәне” - бизнес һәм югары мәктәп берлеге ул.

TITC кебек фәнни-тикшеренү үзәкләре инновацияле эшмәкәрлек үсеше өчен нигез буларак оештырылалар.  Проектның максатлары – бизнес-инкубатор эшен оештыру, милли һәм халыкара проектларда катнашу, халыкара фәнни-тикшеренү институтлары белән элемтәләр урнаштыру, технологияләр белән алышыну буенча консультацияләр бирү. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, университетлар белән берлектә бизнес-мәйданчыклар формалаштыру – прогрессив һәм бик дөрес адым. «Югары мәктәп зарури рәвештә икътисадның реаль секторына интеграцияләнгән булырга тиеш», - дип белдерде Татарстан Президенты.

Ахырда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашек катнашында Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Көньяк Моравия краеның Төбәк икътисади палатасы арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100