Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасы Президенты Милош Земан белән очрашты
Очрашу Прага грады кальгасында – Чехия Республикасы Президентының резиденциясендә узды
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Прагага эш визиты кысаларында Чехия Президенты Милош Земан белән очрашты.
Очрашу Пражский град дип йөртелгән Прага кальгасында – Чехия Республикасы Президентының резиденциясендә узды.
Очрашуда яклар төрле өлкәләрдә уңышлы хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр, шул исәптән сәнәгать, социаль-мәдәни һәм башка өлкәләрдә. Милош Земан һәм Рөстәм Миңнеханов ике яклы элемтәләрне тагын да үстерүгә яхшы мөмкинлекләр барлыгын белдерделәр.
Рөстәм Миңнеханов Милош Земанга Россия Федерациясенең икътисадый үскән төбәкләренең алдынгысы - Татарстан турында белешмә бирде һәм республикага килергә чакырды.
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.