news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Чечня Республикасына килде

Республика башлыгы Грозный шәһәренең 200 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашачак.

(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы сәфәр белән Чечня Республикасына килде. Ул биредә Грозный шәһәре юбилеена багышланган бәйрәм чараларында катнашачак. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Грозный шәһәренең 200 еллыгына багышланган бәйрәм көннәрендә 200 туй планлаштырылган, Хусейн бен Талала исемендәге парк һәм кайбер социаль объектлар ачу каралган. Шулай ук Грозныйда WFCA 53 кушма көрәш турниры узачак.

Бәйрәмнең төп вакыйгасы булып, Кавказ халыкларының IX мәдәният һәм спорт фестивале узачак. Фестиваль кысаларында Төньяк Кавказ федераль округы республикалары вәкилләре спортның милли төре буенча чыгыш ясаячак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot