news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Чаллыдагы «Респект» төзелеш фирмасы эшчәнлеген тикшерергә кушты

Алданган өлешчеләрнең яңалары барлыкка килүгә юл куймаска кирәк, дип искәртте Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Чаллыдагы «Респект» төзелеш фирмасы эшчәнлеген тикшерергә кушты

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Хокук саклау структураларына Чаллының «Респект» күчемсез милек агентлыгы эшен җентекләп тикшерергә кирәк. Республикада алданган өлешчеләрнең яңа дулкыны барлыкка килүгә юл куярга ярамый. Чаллы шәһәр Советының йомгаклау утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый йөкләмә бирде.

Ул өлешчеләр белән нәтиҗәле эш алып барганнары өчен шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Шуңа да карамастан, бу өлкәдә проблемалы мәсьәләләр бар әле. ТР Президенты биредәге күчемсез милек фирмаларының берсенә карата тәртип урнаштырырга өндәде.

«Респект» дигән компания бар — алданган өлешчеләр барлыкка килмәсен өчен, аның белән аңлашырга кирәк. Хокук саклау органнарындагы коллегаларыбызга шул хакта мөрәҗәгать итәм. Яңадан шундый хәл килеп чыкмасын, карагыз. Кешеләрне якларга кирәк», — дип мөрәҗәгать итте Миңнеханов утырышта катнашучыларга.

Элегрәк «Татар-информ» Чаллының «Респект» күчемсез милек агентлыгы белән булган вакыйга турында язган иде, аның эшчәнлегеннән дистәләгән кеше зыян күрә. Фирма җитәкчелегенә карата мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100