news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яңа трамвай линиясен ачты

Яңа линияне файдалануга тапшырганнан соң, пассажирлар агымы елына 30 миллион кешегә кадәр җитәчәк

(Чаллы, 12 декабрь, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Бүген Чаллы каласында Татарстан Респубикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында яңа трамвай линиясе ачылды.

Яңа трамвай линиясе республика акчасына төзелгән: ул 530 миллион сумга төшкән. Генераль подрядчы - "Төзелеш инжиниринг һәм аудит дирекциясе" МУП.

"Салым инспекциясе" тукталышы янында, яңа трамвай тармагы ачылу уңаеннан, митинг узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов,  ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин,тармак ветераннары, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, Чаллы халкы катнашты.

Чара барышында, яңа трамвай линияләре төзелешенә керткән өлешләре өчен, «Электротранспорт» ҖЧҖ электр хуҗалыгының контакт-кабель челтәрләре хезмәте участогының контакт челтәрен төзәтү һәм хезмәт күрсәтү электр монтеры Альберт Әмиров, «Транссервис-ЛТД» ҖЧҖтән эшләр башкаручы Сергей Глущенко, «Татэлектромонтаж» ААҖнең Чаллы монтаж идарәсеннән эшләр башкаручы Владимир Филиппов ТР Президентының Рәхмәтенә лаек булып бүләкләнде.

Котлаулардан соң, кунаклар яңа линия буенча трамвайда "16нчы комплекс" тукталышына кадәр бардылар. Нәкъ менә шунда тармак шәһәрнең иске өлешенә алып чыга. Рөстәм Миңнехановка вакыты чикләнмәгән йөрү билеты тапшырылды. Президент юлны вагон машинисты кабинасында узды.

Рәис Беляев проспектыннан Сөембикә проспекты буенча Чаллы проспекты - "Пединститут" тукталышына кадәр трамвай линиясенең яңа тармагы шәһәрнең яңа һәм иске өлешләрен тоташтыра.   

"Электр транспорты" ААҖ исәпләпләүләре буенча, яңа линияне файдалануга тапшырганнан соң, пассажирлар тагымы елына 30 миллион кешегә кадәр җитәчәк.          

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100