news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда пилотсыз "КАМАЗ"ны сынап карады

Татарстан Президенты автоградта I Бөтенроссия сакчыл җитештерү олимпиадасында катнашучылар белән очрашты

 (Чаллы, 6 октябрь, «Татар-информ»). Рөстәм Миңнеханов Чаллыда пилотсыз "КАМАЗ" ны сынап карады. Ул Чаллыга эш сәфәре ахырында   пилотсыз "КАМАЗ" автомобиле күрсәтелә торган заводка юнәлде.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов лин-технологияләр өлкәсендә студент-белгечләр арасында I Бөтенроссия сакчыл җитештерү олимпиадасында катнашучылар белән очрашты. Конкурс «Сакчыл җитештерү. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм югалтуларны киметү» II халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында Чаллы шәһәрендә «КАМАЗ» ҖАҖ двигательләр заводы мәйданчыгында узды.

Олимпиада «КАМАЗ» ҖАҖ һәм КНИТУ ярдәме белән оештырылды. Анда Татарстаннан, Удмуртиядән һәм Түбән Новгород өлкәсеннән 47 студент катнаша, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы Президентына хәбәр ителгәнчә, олимпиадада катнашучылар бурычы – хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм сакчыл җитештерү өлкәсендә үз белемнәрен, шулай ук предприятиенең җитештерү процессларын оптимальләштерү тәҗрибәсен күрсәтү.

Төп конкурс - махсус агрегат җыю. Эш вакытын һәм югалтуларны мөмкин кадәр азайтырга кирәк.

Рөстәм Миңнеханов «Процесслар фабрикасы» мәйданчыгын карап чыкты, анда олимпиаданың төп этабы уза һәм ул конкурста катнашучы Татарстан Республикасы командасы вәкилләре белән аралашты. Татарстан Президентына хәбәр ителгәнчә, Татарстан командасы составында КФУ, КНИТУ һәм КНИТУның югары уку йортлар арасында иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән студентлары.

Рөстәм Миңнеханов студентларга уңышлар теләде, ә оештыручыларга ел саен шундый олимпиада уздырырга тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100