news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «Мастер» КИП территориясендә пыяла пакетлар заводында булды

Республика җитәкчесе предприятиенең эш үзенчәлекләре һәм чыгарыла торган продукция ассортименты белән танышты.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Сельвина Илкәева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мастер» КИП территориясендә пыяла пакетлар җитештерү заводында булды. Республика җитәкчесе предприятиенең эш үзенчәлеге һәм чыгарыла торган продукция ассортименты белән танышты.

«Рөстәм Миңнеханов „СтиС-Чаллы“ заводында пыяла пакетлары җитештерүне карады», — дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Завод 3,5 мең квадрат метрдан артык мәйданда урнашкан һәм яңа җиһазлар белән җиһазландырылган җитештерү линиясен үз эченә ала. Көн саен биредә өч меңгә якын пыяла пакет төяп озатыла.

Республика Президенты предприятиенең эш алымнары һәм чыгарыла торган пыяла пакетлар ассортименты белән танышты. Аңа производствода инновацион технологияләр кертелүе, сыйфат контроле өчен үз лабораторияләре булуы турында сөйләделәр.

Завод белән танышканнан соң Рөстәм Миңнеханов Чаллы предприятиеләре товарлары күргәзмәсендә булды, анда пенополистероль блоклар, мобиль җылыту системалары, төрле автокомпонентлар, көнкүреш техникасы, текстиль продукциясе, карда һәм баткак урыннарда йөри торган чылбырлы чана һ.б. тәкъдим ителде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot