news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда һәм Түбән Камада киңәшмәдә катнашачак

Татарстан Президенты бүген республиканың ике эре сәнәгать үзәгендә – Яр Чаллыда һәм Түбән Камада эшлекле сәфәрдә булачак.

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың ике эре сәнәгать үзәгендә - Яр Чаллыда һәм Түбән Камада эшлекле сәфәрдә булачак. Бу турыда Татарстан Хөкүмәтенең рәсми порталында хәбәр ителә.

Сәфәрнең төп максаты - муниципаль берләшмәләрнең утырышларында катнашу. Утырышларда узган елга йомгак ясалачак, 2018 елга планнар каралачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot